news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин балаларны законсыз урам акциясенә җәлеп итүгә каршы көрәшне көчәйтергә чакырды

Президент көч ведомстволарына кануннарны бозучыларны ачыклау өчен интернет-киңлекне активрак мониторлаштыруны йөкләде.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин балаларны килештерелмәгән митингларга җәлеп итүчеләргә каршы көрәшне көчәйтергә чакырды.

«Башка ведомстволардан хезмәттәшләр белән интернет-киңлек мониторингын алып барырга, балигъ булмаганнарны хокукка каршы гамәлләргә тартучыларны челтәрдә активрак ачыкларга кирәк. Бу законны бозуга керә», — диде Россия Президенты Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә. Бу турыда «Интерфакс» яза.

Аның сүзләренчә, көч ведомстволарына илнең балигъ булмаган кешеләренең тормышына һәм сәламәтлегенә өстәмә куркыныч тудырмаслык итеп эшләргә кирәк. Путин яшүсмерләр тарафыннан кылынган һәр дүртенче җинаять авыр яки аеруча авыр дип саналган статистиканы сигнал дип атады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100