news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өлкәннәр өчен эш көнен кыскартырга тәкъдим иттеләр

Эссе һава торышында эшләү стресска, аруга, эссе сугуга китерә, 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар интегә торган хроник авыруларны катлауландыра.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Җәйге чорда Россиядә яшәүчеләр өчен  эш көне кыскартылырга мөмкин. Иҗтимагый палата әгъзасы Солтан Хәмзәев Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына шундый тәкъдим белән чыккан.

Тәкъдим авторы сүзләренчә, җәйге эсселек физик һәм психологик яктан эшне катлауландыра. Өлкән яшьтәге кеше стресс, ару, эссе сугу һәм хәлсезлек тоярга мөмкин. Шуңа күрә 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен эш көнен кыскартырга кирәк. Шул ук вакытта Хәмзәев хезмәт хакын элеккечә калдырырга тәкъдим итә. Бу турыда RT хәбәр итә.

«Дәүләтнең төп бурычларының берсе  гражданнарның сәламәтлеген кайгырту максатыннан 60 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрнең җәйге чорда эш көнен бер сәгатькә кыскартуны, ә хезмәт хакын үзгәрешсез калдыруларын сорыйм», — диелгән хатта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100