news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды оештырылуга 25 ел тулуны бәйрәм иттеләр

Иҗтимагый фондның яңа рәисе итеп Алсу Мөхәммәтдинова сайланды.

Бөгелмәдә Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды оештырылуга 25 ел тулуны бәйрәм иттеләр
Айгөл Шәрәфиева

(Бөгелмә, 3 март, «Татар-информ», Айгөл Шәрәфиева). Бөгелмәдә Һади Атласи исемендәге фонд оешуга быел 25 ел тулды. Фондның әлеге юбилеен зурлап Татар мәдәният үзәгендә уздырдылар. Анда оешмага яңа рәис сайлап куйдылар. Хәзер бу вазифаны Алсу Мөхәммәтдинова башкара. Ул тарих фәннәре кандидаты, нәкъ менә Һади Атласи турында диссертация яклаучы, әлеге фән эшлеклесен дөньяга танытучы.

Фонд 1996 елның 3 июнендә рәсми теркәлгән. Аның оештыручысы Угыз Һади улы Атласов (Һади Атласиның улы) булып тора. Фондның беренче рәисе итеп Рәмзис Кадыйров сайлана. 2011 елның 10 маеннан хәйрия фондын Фәүзия Мәхмүтова җитәкли.

Быел фондның «Мәгърифәтче» исемен милли мәгърифәтне һәм татар халкының үзаңын үстерүдә күрсәткән фидакарьлеге өчен язучы, Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Мәдәни җомга» газетасы редакторы Вахит Имамовка тапшырдылар.

«Фидакарь укытучы» исеменә, яшь буынны мәгърифәтле итүдә, аңарда милли рух тәрбияләүдә һәм ана телебезне торгызуда иҗтиһад кылулары өчен, Бөгелмә шәһәренең 9 нчы гомум белем бирү мәктәбе укытучысы Айгөл Зиязова, 3 нче гомум белем бирү мәктәбе укытучысы Рушания Габдрахимова, Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат директоры Радик Гәрәев, Карабаш бистәсенең 1 нче гомум белем бирү мәктәбе укытучысы Гүзәлия Хуҗина лаек булды.

Гыйлемгә омтылышы, ана телен, халкының тарихын, мәдәниятен ихтирам итүе, яратып өйрәнүе, белем алуда ирешкән зур уңышлары өчен 3 нче гомум белем бирү мәктәбе укучысы Айрат Вәлитов «Иҗтиһатлы укучы» дип танылды.

Рәхмәт хатларын «Бөгелмә авазы» газетасының 30 еллыгы уңаеннан Әлфия Мостафинага, «Изһар» татар халык театрының 20 еллыгы уңаеннан Флера Шәриповага, «Тамчыкай» балалар бакчасына һәм Карабаш зиратындагы ХIХ йөздән башлап куелган кабер ташларының тулы тасвирламасын эшләүләре һәм китап итеп бастырып чыгарулары кебек изге гамәлләре өчен Фазыл Вәлиәхмәткә тапшырдылар.

«Милләтпәрвәр» исеме халык ышанычын яулаган, шәҗәрәләр ясау белән шөгыльләнүче, туган якны өйрәнүче, татар авыллары тарихы турында китаплар бастыручы Миләүшә Закировага бирелде.

Һади Атласов (Мөхәммәтһади Мифтахетдин улы Атласи) — күренекле сәясәт эшлеклесе, галим, публицист. Бөгелмәдә тарих һәм немец теле укытучысы булып эшләгән. Һади Атласиның вафат булуына 15 февральдә 83 ел тулды. Ә быел август аенда күренекле җәмәгать эшлеклесе, милли азатлык көрәшчесе, танылган тарихчы, мәгърифәтче, язучының тууына 145 ел була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100