news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш «Дакар» раллиенда җиңү яулаган «КАМАЗ-мастер» экипажын кабул итте

Кунаклар район хакимияте залында авыл җирлеге башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре белән дә очрашты.

Актаныш «Дакар» раллиенда җиңү яулаган «КАМАЗ-мастер» экипажын кабул итте
«Актаныш-информ»

(Актаныш, 3 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Лилия Бәхтиева). Актаныш районы «Дакар» ралли-марафонында  18 нче тапкыр җиңү яулаган «КАМАЗ-мастер» командасы узышчыларын кабул итте. Легендар «КамАЗ» экипажын — Дмитрий Сотников, Илгиз Әхмәтҗановны актанышлылар алкышлар белән каршы алды.

Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина үзе дә бу юлы Актанышка «Дакар» ралли-марафонында җиңүче булып танылган йөк машинасында килде. Хакимият бинасы каршында оештырылган тантанада Әлфия Гомәр кызы «КАМАЗ-мастер» командасы адресына мактау һәм горурлык сүзләрен юллады.

«Безнең егетләр янә бөтен дөньяга үзләренең иң яхшылары икәнлекләрен исбат иттеләр. Алар безнең характерга, җиңүгә омтылыш һәм Ватанга мәхәббәт кебек Россия технологияләренең җимерелмәс көчкә ия булуын раслыйлар. Сез тагын бер кат безгә КамАЗ, Татарстан, Россия белән горурланырга сәбәп бирдегез», — дип белдерде парламентарий.

Әлфия Когогина ассызыклаганча, «Дакар»да камазлыларның 18нче җиңүе инженер-конструкторлар, механиклар һәм «КАМАЗ-мастер”ның бөтен командасы тырышлыгыннан башка мөмкин булмас иде.

«КАМАЗ-мастер» командасы экипажына район җитәкчелеге Актаныш брендына әверелгән чәкчәк тапшырды. Узышчылар әлеге күчтәнәч белән бөтен команда сыйланачак, дип вәгъдә бирде.

«Дакар» легендасын үз күзләре белән күрергә килгән мәктәп, техникум укучылары чара ахырында ралли геройлары белән истәлеккә фотога төште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100