news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан 3-7 яшьлек балаларга пособие түләү өчен ярты млрд сумга якын акча алачак

Федераль бюджетка кертелгән үзгәрешләр нигезендә субсидияләр республикага 2020 елда киләчәк.

Татарстан 3-7 яшьлек балаларга пособие түләү өчен ярты млрд сумга якын акча алачак
архив/Егор Никитин

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанга федераль бюджеттан 3-7 яшьлек балаларга айлык пособие түләү өчен 428 миллион сумга якын акча киләчәк. Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Бюджетка кертелгән үзгәрешләр 3-7 яшьлек балалар тәрбияләүче гаиләләргә, сәнгать һәм музыка мәктәпләренә ярдәм күрсәтү, ә иң мөһиме – сыйныф җитәкчесе вазифасы йөкләнгән укытучыларның хезмәт хакларын арттыру өчен өстәмә чыгымнар бүлеп бирүне күздә тота», - диде парламентарий.

Федераль бюджетка кертелгән үзгәрешләр нигезендә субсидияләр республикага 2020 елда киләчәк.

РФ Президенты Владимир Путин быелның гыйнварында Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүдәге яңа чаралар турында игълан иткән иде. Үзгәрешләр 2020 елның 1 гыйнварыннан кертелде. Бу «Демография» илкүләм проектында күздә тотылган максатларга ирешергә ярдәм итәчәк.

3-7 яшьлек балалар өчен каралган пособиеләр керемнәре җан башына яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә түләнәчәк. Аны алу өчен тиешле гариза тапшырырга һәм үзеңнең рәсми керемеңне күрсәтергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100