news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «100 легендар бренд» өчен тавыш бирүнең икенче этабы уза

Татарстанлылар тавыш бирү ярдәмендә тагын 43 легендар брендны (һәр районга – берәр) билгеләячәк.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). 1-31 мартта ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «100 легендар бренд» өчен тавыш бирүнең икенче этабы уза. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының җәмәгатьчелек белән элемтә һәм матбугат хезмәтләре белән эшләү бүлеге хәбәр итә.

Тавыш бирүнең беренче этабында 57 җиңүче сайлап алынды. Алар арасында КАМАЗ, Казан Кремле, Татнефть, Зөя утрау-шәһәрлеге һ.б. брендлар бар.

Татарстанлылар тавыш бирү ярдәмендә тагын 43 легендар брендны (һәр районга – берәр) билгеләячәк. Гражданнар алдында Татарстандагы барлык районнарның тарихын, җитештерү һәм мәдәни дәрәҗәсен гәүдәләндерә торган оешма һәм предприятиеләрнең иң-иңнәрен ачыклау бурычы тора.

Тавыш бирү http://100brand.ru/ сайтында уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100