news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөснуллин Путинга илкүләм проектларны үтәү буенча штабның беренче тәҗрибәсен сөйләде

Россия Вице-премьеры торак, юллар һәм инфраструктура объектлары төзелеше белән бәйле өч илкүләм проектка кураторлык итә.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Төзелеш өлкәсендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча координацион штаб булдыру карарлар кабул итү һәм мәгълүмат алмашу вакытын кыскартырга мөмкинлек бирде. Шул турыда Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда әйтте. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Карар кабул ителде, шундый штаб төзелде. Аңа барлык төбәк хакимиятләре, барлык губернаторлар, федераль хакимиятнең барлык органнары керә. Көндәлек режимда эшлибез, атнага бер тапкыр селектор киңәшмәсенә җыелабыз. Карыйсы мәсьәләләр бик күп. Карарлар кабул итү һәм мәгълүмат алмашу вакыты кыскартылды», — диде Хөснуллин.

Россия вице-премьеры штаб ярдәмендә кайбер мәсьәләләрне оператив хәл итүгә мисал китерде. Иркутск өлкәсендә су басу нәтиҗәләрен бетерү өчен өстәмә финанс ярдәме бүлеп биргән. «Штаб режимында карадык, атна дәвамында барлык карарлар кабул ителде, һәм өстәмә акчалар — өч миллион — бер атна эчендә үк күчерелде», — дип аңлатты ул.

Марат Хөснуллин Россия Президентына социаль-икътисади күрсәткечләр түбән булган төбәкләрне үстерү программасын гамәлгә ашыру турында да сөйләде. «Быел беренче кварталда регионнарга үсеш өчен өстәмә акча бирү бурычын куябыз. Регионнарга бару буенча план төзелде, беренче чиратта, Хөкүмәт әгъзаларының сораулары күп булган регионнарны карадык», — диде вице-премьер.

Марат Хөснуллин быел гыйнвар аенда Россиянең яңа Хөкүмәте составына керде. Элегрәк ул Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары вазифасын башкарган иде. 2001 елдан 2010 елга кадәр Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры булып эшләде.

Вице-премьер буларак Хөснуллин «Арзан торак һәм уңайлы шәһәр мохите», «Имин һәм сыйфатлы юллар» һәм «Магистраль инфраструктураны үстерүнең комплекслы планы» илкүләм проектлары үтәлешен кураторлык итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100