Башкортстанның Иглин районында дөя көтүен күргәннәр

Көтүнең кая баруы билгеле түгел.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Кыр аша кар ерып барган дөя көтүен Башкортстанның Иглин районында видеога төшерәләр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Беренче хайван мини-тракторга тагылган. Техника дөяләргә юлны чистарткан.

Ә колонна соңында ат өстендә ир-ат бара. Көтүнең кая баруы билгеле түгел, тик Башкортстан дәүләт теле-радио компаниясе мобиль репортеры билгеләп үткәнчә, бу бик сирәк күренеш.