«Татар-информ» МА һәм Казанның Социалистик көнкүреш музее “Back in the USSR” дигән яңа махсус проектын тәкъдим итә

Хәзерге заман кызлары совет чорында популяр булган образлар тудырган. Укучылар исә аларның чынбарлыкка туры килүен билгеләргә тиеш була

 (Казан, 3 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). «Татар-информ» МА, Казанның Социалистик көнкүреш музее белән бергә,  “Back in the USSR” дип аталган яңа махсус  проектын тәкъдим итә.

Хәзерге заман кызлары совет чорында популяр булган образлар тудырган. Укучылар исә аларның чынбарлыкка туры килүен билгеләргә тиеш була.

“Иске фотосурәтләр караганда, беренче булып карашыбыз прическаларга төшә. Без совет чорын искә алырга булдык. Хатын-кызлар һәрвакыт матур булырга теләде, шуңа күрә хатын-кыз фантазиясе ургылып чыга”, - дип билгеләде Казанның Социалистик көнкүреш музее директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов.

Рәссам-модельер, чәчтараш-стилист Елена Милая сүзләренчә, аңа совет чоры чәчтарашы кораллары белән эшләргә туры килгән. Музейда моның өчен “Аэлита-1М” фены, “Фея” электр тарагы, кулдан ясалган бигудилар табылган.

Кызлар төрле образлар тәкъдим иткән, араларында - «Олимпиада-1980», «Партия эшчесе хатыны», «Кечкенә Вера», «Совет бизнес womanы» һ.б.

Исегезгә төшерик: параллель рәвештә “Татар-информ” МАның “Советларча матурлык” махсус проекты дәвам итә, анда 1950-1990 нчы еллар гүзәлләренең фотосурәтләрен күреп, проектта да катнашып була.