^Югары Ослан районында җир участокларын бүлеп бирүнең законлылыгын тикшерү башланды

^Югары Ослан районында җир участокларын бүлеп бирүнең законлылыгын тикшерү башланды

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Республиканың Югары Ослан районында Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы тарафыннан җир участокларын бүлеп бирүнең законлылыгы һәм табигать саклау өлкәсендәге законнарны үтәүне тикшерү башланды. Бу хакта бүген Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы прокуроры Юлия Наумова хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, моның кебек максатчан тикшерүләре хәзерге вакытта бөтен Россия буенча үткәрелә. Татар прокуратурасында җир участокларын законсыз бирү һәм Идел, Зөя елгаларының су саклау зоналарындагы җирләрдә законсыз төзелеш турында мәгълүмат бар. Өстәвенә, саклана торган территорияләрдәге дача участоклары хуҗаларының күбесе экологик һәм санитар норма таләпләрен үтәми – еш кына корылмаларны су буена якын салалар һәм аларның канализация сулары түгү җайланмалары куелмаган була. Шуңа күрә судан 100 метр ераклыкта урнашкан корылмалар һәм җирләр аеруча җентекләр тикшереләчәк.

Прокуратура тикшерүләрне ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән бергә үткәрергә ниятли. Аларның төп максаты – Югары Осланның табигать саклау территориясендә күпләп законсыз төзелеш эшләрен туктату. Җир участокларын законсыз бирү очраклары ачыкланса, район хакимияте һәм җирле үзидарә башлыкларына карата тиешле чаралар күреләчәк, ә законсыз корылма хуҗаларын штраф санкцияләреннән алып, корылмаларын сүтүгә кадәр җәзалар көтә.