Татарстанда даруларны күбрәк куллана башлаганнар

Татарстанда даруларны күбрәк куллана башлаганнар
(Казан, 3 март, "Татар-информ"). Республикада дару куллану күрсәткече узган ел белән чагыштырганда уртача 22 процентка арткан. Башкалада яшәүчеләр тарафыннан кулланылган дару республика буенча күрсәткечләр белән чагыштырганда күбрәк һәм бер кеше исәбенә 1731 сум тәшкил итә. Дару куллану күрсәткечләренең иң түбәне Кайбыч (389 сум) һәм Биектау (388 сум) районнарында.