Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ел башыннан федераль максатчан программалар кысаларында Татарстан ике миллион сумлык дару препаратлары алган
Ел башыннан федераль максатчан программалар кысаларында Татарстан ике миллион сумлык дару препаратлары алган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Февральдә “Вакционопрофилактика” федераль максатчан программасы кысаларында Татарстанга 54 мең сумлык ике төр вакцина – полиомиелитка каршы һәм БЦЖ-М җибәрелгән.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Фармация һәм медицина техникасы идарәсе мәгълүматларына караганда, алынган вакциналар республиканың барлык шәһәрләре һәм районнарына вакцинация планы кысаларында җибәрелгән.
“Россиядә туберкулезга каршы көрәшнең кичектергесез чаралары” федераль максатчан программасы кысаларында февральдә республикага 638,7 мең сумлык туберкулезга каршы циклосерин препараты кайтарылган. Ә икенче бер максатчан программа кысаларында (“Шикәр авыруы”) Татарстан федераль бюджет хисабына 1 миллион 294 мең сумнан артык препаратлар алган. Ел башыннан республикага барлыгы 1 миллион 987 мең сумлык дарулар җибәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз