news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Россиядә локдаун кертү планлаштырылмый

Президент сүзләренчә, кайбер чаралар, киресенчә, коронавирусның «омикрон» аркасында килеп чыккан үзенчәлегенә бәйле рәвештә юкка чыгарылырга мөмкин.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус аркасында яңа чикләүләр булмаячак.

Россиядә коронавируска бәйле яңа чикләүләр кертергә уйламыйлар, локдаун турында сүз гомумән бармый. Бу хакта Президент Владимир Путин «Эшлекле Россия» иҗтимагый оешмасы әгъзалары белән очрашуда белдерде.

«Кичә кич, шактый соң гына бу тема буенча Хөкүмәт рәисе белән фикер алыштык, аның белән төнге икенчеләр киткәч кенә аерылыштык, — дип сөйләде дәүләт башлыгы. — Хөкүмәтнең өстәмә чикләүләр кертү турында ниндидер планнары юк».

Президент сүзләренчә, коронавирусның «омикрон» аркасында килеп чыккан үзенчәлегенә бәйле рәвештә, кайбер чаралар, киресенчә, юкка чыгарылырга мөмкин.

«Бернинди локдауннар да планлаштырылмый», — дип яза Путин сүзләрен ТАСС.

Моңа кадәр Россия Премьер-министры Михаил Мишустин 25 гыйнвардан, Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең карары белән, коронавирус белән авыручылар өчен карантин вакыты ундүрт көннән җиде көнгә кадәр кыскартылуын игълан иткән иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100