Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанлылар «Без» дип исемләнгән II Бөтенроссия гаилә конкурсында катнаша ала
«Без - гаилә!», «Безнең милли традицияләребез», «Безнең кече Ватаныбыз», «Безнең йорт хайваннары», «Гаилә һәм мәктәп» кебек номинацияләр бар.
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). «Без» II Бөтенроссия гаилә видеороликлар конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул ителә. Бәйгегә гаризаларны 1 мартка кадәр җибәрергә кирәк.
Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә Россия мәгариф академиясенең балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты тарафыннан уздырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Бәйге «Без - гаилә!», «Безнең милли традицияләребез», «Безнең кече Ватаныбыз», «Безнең гаилә мавыгуларыбыз», «Безнең йорт хайваннары», «Безнең гаилә мультигы», «Гаилә һәм мәктәп» дип исемләнгән номинацияләрдә уза .
Иң яхшы видеоролик авторларына бүләкләр тапшырылачак. Эшләр саны чикләнми һәм берничә номинациядә көч сынашырга була.
Конкурста катнашу өчен, 30 секундтан 5 минутка кадәр озынлыктагы ролик төшерергә һәм аны теләсә кайсы файлообменникка йөкләргә кирәк. Видеоязманың исеме һәм кыскача тасвирламасы булырга тиеш.
Оештыручыларга kino.pedagogika@gmail.com адресы буенча сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз