news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әсгать Сәфәров Тик-токка милли контент белән чыгарга киңәш итте

«Телебезне, мәдәни, тарихи мирасны саклап калуда ярдәм итү, Татарстан халыклары традицияләрен күрсәтү — сезнең төп бурычыгыз. Буыннар бәйләнеше өзелергә тиеш түгел», - диде ул коллегия утырышында.

Әсгать Сәфәров Тик-токка милли контент белән чыгарга киңәш итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Тик-токка милли контент белән чыгарга киңәш итте.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегия утырышында ул туган телләрне саклауда массакүләм мәгълүмат чараларының роле турында әйтте. 

Әсгать Сәфәров яшьләрне җәлеп итү, контентны хәзерге аудитория таләпләренә яраклаштыру белән проблемалар булуын әйтте. «Яңа алымнар кулланырга,  туган телдә актуаль темаларга подкастлар яздырырга, Тик-токка үз контентыгыз белән чыгарга кирәк», — дип белдерде. 

Ул бүген коллегия алдыннан Тик-токта үз контентын җитештерүче, 60 меңнән артык язылучысы булган яшьләр белән танышканын искәртте. «Моны хуплыйбыз гына. Безнең республиканың төрле шәһәр-районнарынннан балалар төрле телләрдә чыгыш ясый», — диде Сәфәров.

«Телебезне, мәдәни, тарихи мирасны саклап калуда ярдәм итү, Татарстан халыклары традицияләрен күрсәтү — сезнең төп бурычыгыз. Буыннар бәйләнеше өзелергә тиеш түгел. Татарстан халыклары телендәге массакүләм мәгълүмат чараларын саклап калу гына түгел, үстерү дә кирәк», — дип мөрәҗәгать итте Әсгать Сәфәров журналистларга. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100