news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путинга илкүләм технологик проект буларак КАМАЗ электромобилен тәкъдим иттеләр

«Кама-1» смарт-кроссоверы тизлеген сәгатенә 150 километрга кадәр арттыра һәм зарядкасыз 250 км юл үтә ала.

Путинга илкүләм технологик проект буларак КАМАЗ электромобилен тәкъдим иттеләр

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда эшләнгән «Кама-1» электромобиле Илкүләм технологик инициативаның мөһим проекты булып тора. Бу турыда Стратегик инициативалар агентлыгының генераль директоры Светлана Чупшева Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда хәбәр итте.

«Узган ел безнең киңкүләмле проектлар гамәлгә куелды, алар турында сөйләргә һәм горурланырга була. Беренчедән, «Кама-1» электромобиленең беренче Россия үрнәге тәкъдим ителде, 5G пилот челтәре эшләтеп җибәрелде. Без «Автодат» мәйданчыгында «Акыллы юллар» пилот тестын эшләтеп җибәрдек, бу юл-транпорт һәлакәтләре, юлларда үлем очракларын киметүне аңлата. «Цифрлы РЭС — Крымэнерго» һәм «Новгород өлкәсе Валдай районы Цифрлы РЭС»» проектлары тәмамланды», — дип сөйләде Светлана Чупшева.

Генераль директор искәрткәнчә, Стратегик инициативалар агентлыгының утырышында Владимир Путин Илкүләм технологик инициативаны эшләтеп җибәрергә кушты. Моның өчен югары технологияле проектларны булдыру өчен бизнес белән эксперт бергәлеген берләштерергә йөкләде.

«КАМАЗ» ГАҖ «Кама-1» яңа электромобилен Санкт-Петербург политехника университеты белән бергә эшләгән. Смарт-кроссоверда йөртүчегә ярдәм итә торган интеллектуаль система бар һәм аңа литий-ион аккумулятор куелган. «Кама-1» смарт-кроссоверы тизлеген сәгатенә 150 километрга кадәр арттыра һәм зарядкасыз 250 км юл үтә ала. Хәзер электромобиль сәнәгать үрнәге статусында, сынаулар һәм сертификация узган.

Алдан «Кама-1» смарт-кроссоверы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да тәкъдим ителде, ул автомобильне шәхсән үзе сынап карады.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100