news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Әминов: Талантлы журналистлар ел саен бик күпләп эштән китә

«Хезмәт күрсәтү өлкәсенә — пиар-менеджер, спичрайтерлар һәм башкалар булып китәләр, анда уртача хезмәт хакы массакүләм мәгълүмат чараларына караганда ике тапкыр күбрәк», — диде.

Илшат Әминов: Талантлы журналистлар ел саен бик күпләп эштән китә
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов журналистларның хезмәт хакы түбән булу проблемасын күтәрде. «Талантлы журналистлар ел саен бик күпләп китә», — диде ул.

«Хезмәт күрсәтү өлкәсенә — пиар-менеджер, спичрайтерлар һәм башкалар булып китәләр, анда уртача хезмәт хакы массакүләм мәгълүмат чараларына караганда ике тапкыр күбрәк. Анда уртача 80-100 мең сум түлиләр», — диде Илшат Әминов.

Ул ММЧ хезмәткәрләре хәзер уртача, ә районнарда түбән акча түләнә торган категориягә керүен билгеләп узды. «Журналистлар берлеге һәм „Татмедиа“ журналист һөнәре абруен күтәрер өчен бөтен көчен куячак. Без инде гонорарлар турында күптән әйтәбез», — диде Әминов.

Журналистлар берлеге рәисе милли кадрлар әзерләү өстенлекле мәсьәлә булуын ассызыклады. «Казан федераль университеты белән эшне дәвам итү кирәк, грантлар системасы безнең бердәнбер коткару чарасы», — дип белдерде.

Илшат Әминов, шулай ук, бүген аудитория визуальләштерелгән контентны яхшырак кабул итүен билгеләп узды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100