news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Сәлимгәрәев: Милли матбугат үсеше — мөһим бурыч

Төбәкләрдә чыга торган милли басмалар бөтен Россия татарларына тарихи Ватаннары белән элемтәне тоярга ярдәм итә», — диде ул коллегия утырышында.

Айдар Сәлимгәрәев: Милли матбугат үсеше — мөһим бурыч
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев милли телләрдә матбугат чаралары үсеше мөһим бурыч булуын әйтте.

«Бу республикада һәм төрле төбәкләрдә чыгып килгән чуваш, удмурт, татар газеталарын саклау. Бу сегментны өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип саныйм. Төбәкләрдә чыга торган милли басмалар бөтен Россия татарларына тарихи Ватаннары белән элемтәне тоярга ярдәм итә», — диде ул коллегия утырышында.

Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Президенты Указы нигезендә, 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителгәнен искәртте. «Без бу елда билгеләнгән планнарны гамәлгә ашыруда актив катнашачакбыз», — диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100