news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларның өчтән бере хезмәт хакы елына бер тапкыр артырга тиеш, дип саный

Республика халкының 80 проценты үз хезмәт хакы күләменнән канәгать түгел, ә фрилансерлар арасында бу сан тагын да югарырак.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләрнең өчтән бере хезмәт хакын елга бер тапкыр арттырырга кирәк, дип саный. Мондый мәгълүматларны HeadHunter компаниясенең тикшеренүләр хезмәте китерә.

«Эш эзләүчеләрнең яртысы диярлек (48 проценты) җитәкчелек хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын, аларның уңышларына бәйле рәвештә, арттырырга тиеш, дип саный, 34 проценты артуның елына 1 тапкыр булырга тиешлеген күрсәтте», — диелә хәбәрдә.

Хезмәт хакыннан канәгать булмаган кешеләр күпчелек булган — 78 процент, ә фрилансерлар арасында бу сан тагын да югарырак. Персонал белән идарә итү һәм төзелеш өлкәсендә эшләүчеләр, күбесенчә, үз хезмәт хакларыннан канәгать, ә эшче һөнәр ияләре, киресенчә, ул югарырак булырга тиеш, дип саный.

Хезмәткәрләр хезмәт хакын арттыру турында еш кына үзләре сөйләшү башлаган — андыйлар 80 процентка якын булган, тик аларның яртысы гына теләгән ирешә алган.

Сораштырулар узган ел ахырында үткәрелгән, ә анда Россиянең 5 меңнән артык эш эзләүчесе катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100