news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңадан юеш кар һәм яңгыр көтелә

Республика буенча термометр баганалары нольдән 2 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татарстанда яңадан юеш кар һәм яңгыр көтелә
архив/Султан Исхаков

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 февральдә, Татарстан территориясендә аномаль җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Вакыты белән юеш кар һәм яңгыр явуы ихтимал. Көчле җил уртача тизлектәгегә күчә һәм юнәлешен көньяктан көньяк-көнбатышка таба алыштырачак.

Республика территориясендә шулай ук томан һәм көчле бозлавык көтелә, бу хакта синоптикларга сылтама белән «Татар-информ» элегрәк хәбәр итте.

Һава температурасы төнлә дә,көндез дә -2дән +2 градуска кадәр булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot