news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Думада Кытай интернет-кибетләреннән посылкалар кабул итүне туктатырга тәкъдим иттеләр

Идеянең инициаторы — Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов моны коронавирусның ничек таралуы һәм вирусның «йокы режимы»нда үз-үзен ни рәвешле тотуы әлегә тулысынча билгеле булмавы белән аңлатты.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасында Кытай интернет-кибетләреннән посылкалар кабул итүне вакытлыча – коронавируска бәйле вазгыять нормальләшкәнчегә кадәр туктатып торырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Идеянең инициаторы — Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов моны коронавирусның ничек таралуы һәм вирусның «йокы режимы»нда үз-үзен ни рәвешле тотуы әлегә тулысынча билгеле булмавы белән аңлатты.

Депутат россиялеләрнең Кытай онлайн-платформаларыннан җиңел сәнәгать һәм халык куллануы товарлары гына түгел, ә азык-төлек продуктлары, тәмләткечләр һ.б. товарлар да сатып алуын искәртте. Алар исә «теләсә нинди вирус өчен табигый инкубатор» була ала. Парламентарий РФ сәнәгать һәм сәүдә министры һәм «Россия почтасы» генераль директорына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте.

Кытайда бу билгесез авырудан 361 кеше үлгән, 17,2 меңгә якын кеше әлеге чирне йоктырган. Башка илләрдә тагын 140тан артык кеше коронавирус белән авырый. 31 гыйнварда Россиядә коронавирус белән авыруның ике очрагы теркәлде. Шул сәбәпле, Россия Кытай белән авиаэлемтәне чикләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot