news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Мансур Хәсәнов: “ТР Фәннәр Академиясе тарихка Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев казанышы буларак кереп калачак”

^Мансур Хәсәнов: “ТР Фәннәр Академиясе тарихка Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев казанышы буларак кереп калачак”

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең чираттан тыш гомум җыелышы узды. Анда ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов, ТР Дәүләт Советы каршындагы фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев, ТР Фәннәр Академиясе әгъзалары һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Җыелыш башында ТР Фәннәр Академиясенең беренче президенты Мансур Хәсәнов, сәламәтлеге буенча эш урыныннан китәчәге турында хәбәр итте. “Академиянең үсеше барлыкка килгән көннәреннән үк, академия әгъзалары арасындагы хезмәттәшлек җепләренең нык булуын таләп итте. Бүген сезнең каршыгызда, мине үз өстемдә булган вәкаләтләремнән азат итүегез турындагы үтенеч белән чыгам”, - дип белдерде ул. Мансур Хәсәнов узган 14 ел дәвамында бергә куелган тырышлык, эшләнгән эшләр һәм җылы мөнәсәбәттә торулары өчен барлык хезмәттәшләренә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм ул елларның үзе өчен бәхетле булуына ишарә ясады. “Академия халык арасында ихтирам казанган фәнни үзәккә әверелде, бу күренеш шушы елларда туган авырлыкларны җиңеп баруны һәм нигезле эшчәнлекне таләп итте. Ләкин шушы яуланган барлык үрләр белән без ТР Президенты Минтимер Шәймиевка рәхмәтлебез. Ул ТР Фәннәр Академиясен төзү турында фәрман кабул итеп кенә калмады, үзе дә 14 ел дәвамында бертуктаусыз кайгыртучанлык мөнәсәбәте күрсәтеп торды. Шуңа күрә, ТР Фәннәр Академиясе тарихка Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев казанышы буларак кереп калачак” – диде ул.

Мансур Хәсәнов ТР Министрлар Кабинетына, ТР Дәүләт Советына, күп еллар дәвамында тыгыз элемтәдә торган югары уку йортлары җитәкчеләренә, фәнни үзәкләргә һәм башка оешмаларга тирән рәхмәт хисләрен җиткерде. ТР Фәннәр Академиясе алар белән фәнни хезмәттәшлек турында 30 дан артык килешү төзегән һәм аларның күбесе эре проектларга әверелгән. Шулай ук Мансур ага Азия һәм Америка илләре белән дә хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнашуын билгеләп үтте. “Мине аңлаган һәм ярдәм итеп торган барлык хезмәттәшләремә дә зур рәхмәт”, - дигән теләкләре белән чыгышын тәмамлады.

Мансур Хәсәнов 1930 елның 25 июнендә ТАССРның Зәй районы Бегишево авылында дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышы елларында җәйге айларны күмәк хуҗалык эшчәнлегенә багышлаган. 1945 елда Алабуга китапханә техникумына укырга керә, 1950-55 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укып, аны кызыл диплом белән тәмамлый. 1955-58 елларда университетта “татар әдәбияты” белгечлеге буенча аспирантурага урнаша. Күпмедер вакыт “Татарстан яшьләре” газетасында редактор вазыйфасын башкара. 1961 ел февралендә кандидатлык диссертациясен яклый. 1971 елда аны ТАССР Министрлар Советы рәисе урынбасары итеп билгеләп куялар, 1984 елдан алып, 1992 елга кадәр ТАССР Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары булып эшли. 1992 елның февраленнән ТР Фәннәр Академиясе Президенты булып сайлана. Шул ук вакытта 1993 елдан Татар энциклопедиясе институтын да җитәкли. Мансур Хәсәнов 31 ел дәвамында мәгариф, мәдәният, фән, сәламәтлек саклау, физик культура, спорт һәм социаль тәэминат мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

Мансур ага Казан һәм Татарстан халкы тарихын өйрәнү буенча яңа ысуллар эшкәртүдә катнашкан шәхес. Аның җитәкчелегендә 5 докторлык, 10 кандидатлык диссертацияләре якланган. Бүгенге көндә дә тугыз яшь галим докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яза. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай, болгар-татар шагыйре Кол Гали һәм татар әдәбияты классиклары Ф. Әмирхан, Г. Камал, К. Тинчурин һәм башкалар иҗатын тикшерүдә үзеннән зур өлеш кертә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100