news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Игътибар үзәгендә — милли-мәдәни мәсьәләләр

Игътибар үзәгендә — милли-мәдәни мәсьәләләр

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Фоат Уразаев). РФ Президентының Иделбуе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Александр Пыковның Нижгар татарлары төбәк милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Гаяз Закиров һәм өлкә мөселманнары Диния идарәсе аппараты җитәкчесе Дамир хәзрәт Мөхетдинов белән очрашуы вакытындагы сөйләшүләрнең төп темасы булып бишенче Федераль Сабантуйны Түбән Новгородта үткәрү мәсьәләсе торды, дип хәбәр итә ислам.нн.ру.

Биредә Татар мәдәнияте көннәре кысаларында ел дәвамында татар теле һәм әдәбияты буенча бәйгеләр, татарлар тарихы буенча олимпиадалар, халык җырлары һәм биюләре буенча фестивальләр үткәреләчәк. Шулай ук Шаян мөселманнар клубының икенче өлкә бәйгесен уздыру да планлаштырыла. Ә «Сабантуй» бәйрәме исә Татар мәдәнияте көннәре кысаларында уздырылган барлык чараларның да финалы рәвешендә үткәрелер дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot