news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фатир шырпы белән уйнау нәтиҗәсендә янган

Фатир шырпы белән уйнау нәтиҗәсендә янган

(Казан, 3 февраль, "Татар-информ", Диләрә Рәхимова). Яшел Үзәндә 10 катлы йортның 9нчы катындагы фатирда чыккан янгын подъездны зәһәр төтен белән тутырган. Шуңа күрә, подъездда яшәүче 36 кешене коткарырга туры килгән. Һәлакәт китереп чыгаручы биш яшьлек малайны янгыннан апасы коткарган.

Алар фатирда икесе генә булган, Дима шырпы белән уйнап, кәнәфигә ут төрткән. Апасы аны алып фатирдан йөгереп чыккан, күршеләре һәлакәт турында хәбәр иткәннәр. ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында янгын чыгуда төп гаеплеләр балаларны үзләрен генә калдыручы ата-аналар булуын ассызыкладылар. Янгын сүндерүчеләр сүзләренчә, ата-аналар югында шырпы белән уйнаган балаларның янып үлүе еш була.

news_right_1
news_right_2
news_bot