news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында Яңа елга иң оста бизәүчеләр бүләкләнде

Яңа елга Тыл хезмәткәрләре скверы бик шәп бизәлгән дип табылган.

Әлки районында Яңа елга иң оста бизәүчеләр бүләкләнде
http://alki-rt.ru/

(Әлки, 3 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Азат Низамиев). Бүген, 3 гыйнварда, узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Яңа елга үз территорияләрен иң матур бизәгән оешма-предприятиеләр бүләкләнде.

Әлеге конкурста беренче урынны Нәби Дәүли исемендәге гимназия яулады. Икенче hәм өченче урыннарга «Алексеевскдорстрой» җәмгыятенең Базарлы Матак участогы, янгын сүндерү часте лаек булды.

Яңа елга Тыл хезмәткәрләре скверы бик шәп бизәлгән дип табылган. Аны шулай матур итеп Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее бизәгән.

Җиңүчеләргә бүләкләрне район башлыгы Александр Никошин тапшырды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100