news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ галиме Яңа елдан соң нинди товарларга бәя төшүе турында сөйләде

Яңа ел алдыннан иң популяр бүләкләр кыйммәтләнә: смартфоннар, компьютер техникасы һәм кыйммәтле парфюмерия.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Бәйрәм алды ыгы-зыгысыннан соң, базарда, кагыйдә буларак, төрле акцияләр һәм ташламалар була. 

Товарларның нинди категорияләренә түбәнрәк бәяләр көтелүе турында КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институтының финанс базарлары һәм финанс институтлары кафедрасы профессоры Игорь Кох сөйләде, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.

Галим сүзләренә караганда, Яңа ел алдыннан иң популяр бүләк категорияләре кыйммәтләнә: смартфоннар, компьютер техникасы һәм кыйммәтле парфюмерия.

«Шуңа күрә, әгәр дә сез әлеге исемлектән берәр нәрсә сатып алырга теләсәгез, сатып алуны бәйрәмнән соңга кичектерергә кирәк, - дип билгеләп үтте эксперт. — Сирәк бүләк ителә торган товарларны Яңа елга кадәр дә, аннан соң да сатып алырга була. Бу товарның бәйрәмгә ни дәрәҗәдә бәйле булуын карарга кирәк».

Моннан тыш, кагыйдә буларак, яңа елдан соң узган елгы автомобильләр дә арзаная. Шулай ук гаджетларга бәяләр төшә, әмма моның сәбәбе - акция түгел, ә искергән модель.

«Яңа ел бәйрәмнәреннән соң бәяләр элеккеге дәрәҗәгә кайта. Тик нәкъ менә бу хәл кайчан буласын, әйтергә кыен: һәр сәүдә челтәренең үз схемасы. Конкрет товарның бәясен күзәтеп торырга кирәк, шул чакта үзгәрешләрне күрергә мөмкин», — дип аңлата Кох.

Ул сатып алучыларга товар сатып алырга ашыкмаска киңәш итте, чөнки Яңа ел акцияләре артыннан Иске Яңа ел, Раштуа ташламалары булачак. Шунысы кызык, 1 гыйнвардан соң сатыла торган иң үтемле товарлар булып шампан шәрабы, балалар һәм өлкәннәр өчен Яңа ел бүләк җыелмалары, Яңа ел табынына куела торган традицион азык-төлек санала икән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100