news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туристлар Яңа елда чит илгә оештырылган сәфәрләрнең вакытын киметкән

Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, чит илгә сәяхәтләрнең 13 көннән 9 көнгә кадәр кимүе ачыкланган.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Туристлар Яңа елда чит илгә оештырылган сәфәрләрнең вакытын сизелерлек киметкән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Biletix компаниясенә сылтама белән хәбәр итә.

Компания белгечләре 2021 елның 1 гыйнварыннан 15 гыйнварга кадәр кулланучыларның кунакханәдән урын белешеп кую турындагы мәгълүматларын анализлаган.

Нәтиҗәдә, узган елның шул чоры белән чагыштырганда чит илгә сәяхәтләрнең 13 көннән 9 көнгә кадәр кимүе ачыкланган.

Туристлар Россия буйлап сәяхәттә, 2020 елдагы кебек үк, уртача җиде көн вакытын үткәргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100