news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның тормыш иптәше 103 яшьлеген билгеләп үтә

Гыйльмурый әби тумышы белән Шөгер (хәзерге Лениногорск) якларыннан. Бөгелмә районының Сугышлы авылына күченеп килгәч, язмыш аны булачак тормыш иптәше Газинур белән очраштыра.

Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның тормыш иптәше 103 яшьлеген билгеләп үтә
Айгөл Шәрәфиева

(Бөгелмә, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Айгөл Шәрәфиева). Бүген Гыйльмурый әби Гафиятуллина үзенең олуг бәйрәмен — 103 яшьлек туган көнен билгели. Шул уңайдан хөрмәт иясен туганнары, якын танышлары котлады. Бөгелмә шәһәр мэры Линар Закиров исеменнән исә аны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова тәбрик итте.

Гыйльмурый әби тумышы белән Шөгер (хәзерге Лениногорск) якларыннан. Бөгелмә районының Сугышлы авылына күченеп килгәч, язмыш аны булачак тормыш иптәше Газинур белән очраштыра.

Яшь пар 1934 елда өйләнешә. Бу вакытта Гыйльмурый әбигә 16 яшь тә тулмаган була. Гыйльмурый белән Газинур Гафиятуллиннарның өч баласы туа: олы кызлары Сәмига, уллары Мөдәррис һәм төпчекләре — Әнвәр абый. Ул әтисен бер тапкыр да күрмәгән: Газинур фронтка китеп, ун көн үткәч дөньяга килә. Алай гына да түгел, әле үзе дә яп-яшь кыз булган Гыйльмурый сугыш чорында үзенең 3 баласыннан кала, апасының ятим калган ике баласын һәм эвакуацияләнгән 2 баланы тәрбиягә ала.

«Газинурның колхозда яраткан кара айгыры бар иде. Сугышка китәсе көнне аның белән хушлашырга барды. Айгырны кочып елады, аерылышу мизгелен тоепмы, атның да күзләреннән яшьләр тамды», — дип сөйли Гыйльмурый әби узганнарны искә төшереп.

Җор телле, ачык акыллы әбиенең бүгенге көндә дә хәтере, зиһене бик яхшы. 103 яшен тутыруына да карамастан, әлеге хатирәләре, онытылмаслык мизгелләре, беренче мәхәббәте хәтереннән җуелмаган. Аны котлап, Бөгелмә җырчысы Эдуард Гафиятуллин «Җидегән чишмә», «Рамай», «Рамбар юллары» җырларын башкарды. Гыйльмурый әби аңарга кушылып үзе дә җырлап күңел ачты, җырчыны кабат-кабат җырлатты.

Бүгенге көндә Гыйльмурый апа Бөгелмә шәһәрендә Роза һәм Римма исемле кызларында кадер-хөрмәттә яши. «Әниебез догалар укып көнен уздыра, атна саен мунча керә. Оныкчалары белән вакыт уздырырга ярата», — ди кызы Роза Щевченко. Гыйльмурый апа, чын мәгънәсендә, бай әби: аның 8 баласы, 17 оныгы, 26 оныкчыгы һәм 2 оныгының баласы бар.

Яшьлегендә гаиләсе, балалары өчен җан аткан ак әбинең бүгенгесе көндә шундый матур, уңайлы шартларда, яхшы тәрбиядә яшәвен күрү бик сөенечле хәл. Гыйльмурый әбинең һәрбер килгән кунакны шатланып каршы алуы, тагын килегез дип озата чыгуы, кыстый-кыстый чәй эчерүе, яшенең шактый олы булуына карамастан, иртәннән кичкә кадәр намазлык өстендә булуы зур соклану тудыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100