news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты Татарстанда дүрт судья билгеләде

Аларның өчесе – ТР Югары суды судьясы

  (Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстанда дүрт судья билгеләде, аларның өчесе - ТР Югары суды судьялары.

Бу хакта РФ Президентының бүген хокукый мәгълүмат порталында басылган 21 ноябрьдә имзаланган Указда белдерелә.

ТР Югары суды судьялары итеп Рөстәм Гайнуллин, Александр Мелихов һәм Зөлфия Шакирова билгеләнде. Шулай ук Түбән Кама шәһәр суды судьясы Юлия Шуйская булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100