news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Март аеннан яңа фатирларда янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштыра башлыйлар

Әлеге җайланмаларны янгын сигнализациясе булмаган күп катлы йортлардагы барлык фатирларда куячаклар.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 марттан яңа торак йортлардагы барлык фатирларда автоном янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштырачаклар. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Күзәтчелек һәм профилактика эшчәнлеге департаменты директоры Ринат Еникеев шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта кагыйдәләр җыелмасына яңа төзелгән йортларда янгын сигнализациясе һәм махсус датчиклар урнаштыруга бәйле таләпләр кертелгән», - дип ачыклык кертте ул.

Шул ук вакытта, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле янгын турында хәбәр итү җайланмаларының янгын сигнализациясе системасы булмаган күп катлы йортлардагы барлык фатирларда да мәҗбүри рәвештә куелачагын әйтте.

Бүгенге көндә янгынга каршы махсус датчикларны барлык торак йортларда да 28 метрдан, ягъни тугыз каттан өстәрәк гомуми кулланудагы зоналарда урнаштыру таләп ителә.

«Татар-информ» агентлыгы биш ел эчендә янгын турында хәбәр итү җайланмалары ярдәмендә Татарстанда 116 кешене янгыннан коткарулары хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100