news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең Иске Үтәмеш авылында яшәүче әкияти мәйданчык ясаган

Быел ул Кыш бабай, Кар кызы, үтеп баучы ел символы — күсе һәм киләсе ел символы — үгез сыннарын ишегалдында ук ясаган.

Чирмешәннең Иске Үтәмеш авылында яшәүче әкияти мәйданчык ясаган
http://nashcheremshan.ru/

(Чирмешән, 3 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылында яшәүче Сәгыйть Каюмов, быел да кар сыннары ясап, Яңа ел кәефе булдырган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Быел ул Кыш бабай, Кар кызы, үтеп баучы ел символы — күсе һәм киләсе ел символы — үгез сыннарын ишегалдында ук ясаган, монда үзенә күрә бер әкияти мәйданчык барлыкка килгән. Кич белән Каюмовларның өйләре дә ерактан балкып тора, аны гирляндалар белән бизәгәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100