news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

45 яшьтән өлкән россиялеләр булачак пенсия күләме турында белдерү кәгазе ала башлый

Россия Пенсия фонды өч елга бер тапкыр дәүләт хезмәтләре порталы аша мәгълүмат җибәрәчәк.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елдан 45 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр булачак пенсияләренең күләме турында белдерү кәгазе ала башлаячак. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Пенсия фондының белдерү кәгазе өч елга бер тапкыр gosuslugi.ru порталы аша автомат рәвештә киләчәк», - дип искәрттеләр Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Ни өчен нәкъ менә 45 яшь дигәндә, бу вакытта күпчелек гражданнарның билгеле бер күләмдә капитал туплавына бәйле рәвештә шушы яшь сайланган.

Россия Пенсия фонды картлык буенча пенсиянең күләме якынча күпме булачагы, фондка күчерелгән акча турында хәбәр итәчәк, пенсия тупланмаларының күләме турында мәгълүматлар тәкъдим итәчәк һәм түләүләрне исәпләү өчен параметрларны күрсәтәчәк. Гражданнар шулай ук кайчан һәм нинди шартларда пенсия ала башлаячаклары хакында беләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100