Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
1 марттан машинаны техник карау процедурасына бәйле яңа кагыйдәләр үз көченә керәчәк
Шуңа бәйле үзгәрешләр «Транспорт чараларын техник карау һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы федераль законның яңа редакциясендә урын алган.
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елның 1 мартыннан Россиядә автомобильләрне техник карау процедурасын камерага яздырачаклар. Шуңа бәйле үзгәрешләр «Транспорт чараларын техник карау һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы федераль законның яңа редакциясендә урын алган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Техник карау операторлары техник карау бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасына түбәндәге мәгълүматларны (техник диагностика үткәрелгән транспорт чарасының фотосурәте) тапшырырга тиеш булачак», - диелә документта.
Транспорт чарасын техник карау пунктында яки күчмә диагностика линиясендә фотога төшерәчәкләр.
Бердәм системада машинаның координаталары, шулай ук техник диагностика үткәрүнең датасы, башлану һәм тәмамлану вакыты урын алачак.
Документ шулай ук «фототеркәү чаралары» («техник диагностика үткәрү вакытында транспорт чарасын фототеркәүне тәэмин итә торган техник чаралар») төшенчәсен дә кертә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз