news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда республика чыршы бәйрәмен 25 декабрьдә үткәрергә ниятлиләр

Чыршы бәйрәмен 8 мең бала килер дип көтелә.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Быел коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләр дәвам итүгә дә карамастан, Татарстанда республика чыршы бәйрәмен үткәрергә ниятлиләр. Чара 25 декабрьдә узарга тиеш, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

«Чыршы бәйрәмен 8 мең бала тамаша кылыр дип көтелә. Тамаша онлайн форматында да трансляцияләнәчәк», — дип искәрттеләр ведомствода.

Министрлыкта шулай ук чыршы бәйрәменең «барлык санитар-эпидемиологик чараларны исәпкә алып» оештырылачагын билгеләп үттеләр. Һәм мондый тәҗрибәнең узган елда инде кулланылуын искә төшерделәр. Былтыр эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып берничә тамаша оештырылган иде.

Күркәм гадәткә кергәнчә, үзләрен укуда, спорт ярышларында, иҗади һәм иҗтимагый тормышта күрсәткән балалар, шулай ук социаль яктан якланмаган категория вәкилләре чыршы бәйрәменең кунаклары булачак.

Оештыру комитеты әгъзаларының прививка ясатуны раслаган QR-кодлары булырга тиеш.

«Әлеге таләп балаларга кагылмый» — дип искәрттеләр ТР Яшьләр эшләре министрлыгында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100