news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Кыш Бабай почтасы эшли башлады

Яңа ел хатлары өчен тартмалар почта бүлекчәләрендә һәм мәдәният учреждениеләрендә урнаштырылган.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда Кыш Бабай почтасы эшли башлады. Бәйрәмгә теләкләр белән хатларны узып баручы елның 31 декабренә кадәр җибәрергә мөмкин. Яңа ел юлламалары өчен тартмалар үзәк һәм зур почта бүлекчәләрендә, шулай ук кайбер мәдәният учреждениеләрендә урнаштырылган.

Хатларны төп Кыш Бабайга, Бөек Устюгка гына түгел, ә аның башка төбәкләрдәге хезмәттәшләренә дә җибәрергә мөмкин. Танылган тылсымчылар арасында — Урал Мороз, Ямал Ири, удмурт бабае Тол Бабай, чуаш Хел Мучи, мари Йушто Кугыза, якут Чысхаан. Карелиядә яңа ел конвертларын сакалы һәм таягы булмаган яшь тылсымчы — Паккайн, Татарстанда — Кыш Бабай, Улан-Удэда — Сааган Убгэн көтәчәк.

Махсус почта тартмалары янында әкияти Яңа ел персонажлары рәсемнәре һәм аларның яшәү адреслары күрсәтелгән табличкалар бар. Бөек Устюгка Кыш Бабайга җибәрәсе хатларда түбәндәгеләрне күрсәтергә кирәк: «162390, Россия, Вологодск өлкәсе, Бөек Устюг шәһәре, «Кыш Бабай йорты».

Хат алучыга барып җитсен өчен конверттагы адрес күрсәтелергә тиешле юлларны дөрес тутырырга һәм аңа марка ябыштырырга кирәк, дип хәбәр итә «Татарстан Почтасы» федераль хезмәте матбугат хезмәте.

Почта хезмәткәрләре көн саен Яңа ел юлламаларын сортларга аерачак һәм аларны Кыш Бабай резиденциясенә җибәрәчәк. Узган ел «Россия почтасы» Бөек Устюгка балалар һәм өлкәннәрнең теләкләре белән 221 мең хат тапшырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100