news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тәртип» радиосы оештырган «Әниләр марафоны»нда катнашучыларны бүләкләделәр

Оештыручылар фикеренчә, әлеге бәйге бөтен гаиләне берләштерә.

«Тәртип» радиосы оештырган «Әниләр марафоны»нда катнашучыларны бүләкләделәр
Солтан Исхаков

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Тәртип» радиосы оештырган «Әниләр марафоны»на нәтиҗә ясадылар. Оештыручылар сүзләренчә, марафон алар көткәннән күпкә масштаблырак булган.

«Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева сүзләренчә, марафонның Инстаграмдагы аккаунтына бер меңгә якын кеше өстәлгән. Марафонга Австралиядән, Россиянең Самара, Ульяновск, Пермь төбәкләреннән, хәтта Чукоткадан да кушылганнар. Татарстанның Кукмара, Биектау, Апас, Әлмәт районнары актив катнашкан.

«Марафон без көткәннән масштаблырак булды, күп кеше катнашты. Ул дәвамлы булачак, балага чын милли тәрбия бирүче татар гаиләләр өчен аралашу мәйданы булсын дибез. Язмаларны башка кешеләр дә укый, үрнәк ала. Марафонда бит әниләрдән кала бала, ярдәмче буларак, ир, дәү әни, туганнар да катнаша. Ул гаиләне берләштерә», — дип сөйләде ул.

Марафон авторы, журналист Динара Әхмәт сүзләренчә, ике йөздән артык катнашучы биремнәрнең барысын да үтәгән. «Бу марафон „Бишек җыры“ биреме белән хәтердә калыр. Әниләр иҗади осталыкларын күрсәтте. Яшь әниләрнең дини һәм гаиләдәге тәрбия турында язмалары аларның милләтне үстерүгә керткән өлешен раслый. Быел дәү әниләрнең катнашуы да куанычлы булды», — ди ул.

«Тәртип» радиосының баш мөхәррире урынбасары Ләйлә Ялалова марафонның эфирда чагылышы турында сөйләде. «Ике әни „Тәртипле иртә“ тапшыруына килде. Эфирда 23 әнинең язмаларыннан өзекләр урнаштырылды. Әниләрне „Әниләр һәм бәбиләр“ тапшыруына чакырырга ниятлибез. Марафон узгач, без кайбер темаларны эфирда күбрәк, киңрәк яктыртырга кирәк дигән фикергә килдек», — ди ул.

Бер көнне дә калдырмыйча, «Әниләр марафоны»нда катнашкан 30 әнигә бүләкләр тапшырылды. Оештыручылар сүзләренчә, алар саннар генераторы ярдәмендә сайланган. Бүләкләр арасында шагыйрә Фирдәүс Әһлия җыентыклары, «Татар халык ашлары» китаплары, «Ялкын», «Салават күпере», «Шәһри Казан» газета-журналларына ярты елга язылуга сертификатлар бар иде.

Ризәлә Исмәгыйлева марафонны бәйге булмавын искәртте.

«Әниләр марафоны» быел өченче тапкыр үткәрелә. 21 көн дәвамында катнашучыларга Инстаграмда 21 бирем тәкъдим ителде. Катнашучылар «Мәхәббәт тарихы», «Әтиләр һәм бәбиләр», «Декрет ялы», «Балалар бакчасы», «Дини тәрбия», «Татар матбугаты», «Уйный-уйный үсәбез» һәм башка темаларга постлар урнаштырды. Соңгы бирем «Балаларга хат» булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100