news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләр бәхет өчен кирәкле сумманы атады

Ир-атларга (203 мең) бәхетле булу өчен хатын-кызларга (155 мең) караганда күбрәк акча кирәк.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Superjob сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Россиядә бер кешегә уртача алганда бәхет өчен аена 178 мең сум акча кирәк. Бу хакта «Российская газета» яза.

Аналитиклар билгеләп үткәнчә, бу — 2014 елдан бирле иң зур сумма. Ул чагында бәхет өчен кирәкле уртача сумма 184 мең сумга тигез иде.

Мәскәүдә яшәүчеләрнең «аппетиты» иң зурысы булып чыккан — аларга бәхет өчен уртача 228 мең акча кирәк. Икенче урында — Владивосток (204 мең), өченчедә — Ростов-Дон (198 мең). Санкт-Петербургта яшәүчеләргә бәхетле булу өчен — 192 мең, Екатеринбург халкына — 186 мең, Оренбургта яшәүчеләргә 138 мең сум да җитә.

Ир-атларга (203 мең) бәхетле булу өчен хатын-кызларга (155 мең) караганда күбрәк акча кирәк. «Аппетит»ның зурлыгы яшькә (35-44 яшьлекләрдә ул аеруча югары булып чыккан), шулай ук керемгә дә бәйле. Аена 30 мең сумнан да кимрәк хезмәт хакы алучы россиялеләр бәхет өчен кирәкле сумманы — 110 мең, ә керемнәре 80 меңнән дә артып киткән кешеләр 228 мең сум белән бәяләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100