news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургта татар блогерлары белән берлектә балалар өчен милли бәйрәмнәр уздырачаклар

Петербургта Даими вәкиллектә блогер Эльвира Рәүпова белән очрашу узды

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиле урынбасары Дамир Сабиров Петербург татар блогеры Эльвира Рәүпова белән очрашты. Әлеге очрашуда милли колоритлы балалар чараларын оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, диелгән Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге хәбәрендә.

Очрашу барышында Дамир Сабиров Татарстан Республикасы Вәкиллегенең блогерлар белән хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте. Ул «Piter.tatar» мәгълүмати интернет-порталы эше турында сөйләде, анда мәдәни вакыйгалар, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының яңалыклары һәм иҗтимагый тормышы яктыртылуын әйтте, дип хәбәр итә вәкиллек матбугат хезмәте.

Эльвира Рәүпова Казаннан Санкт-Петербургка 2018 елда күчеп килә. Ул Instagram челтәрендә үз блогын алып бара. Анда ул балалар белән сәяхәт итү мөмкинлеге турында сөйли, диелгән вәкиллек хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100