news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ларионова: Татарстанда ун мең инвалид өч ел эчендә торак белән тәэмин ителәчәк

Әлеге максатларга өстәмә рәвештә 7 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелгән.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Алдагы өч елга Татарстан бюджетын раслаган вакытта республикада яшәүче инвалидларны торак белән тәэмин итү өчен өстәмә рәвештә 7 миллиард сумга якын акча бүленгән.

РФ Дәүләт Думасы Федераль Җыены депутаты Татьяна Ларионова бүген «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узган туры эфир вакытында шулай дип белдерде.

«Безгә инвалидлар торак белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча еш мөрәҗәгать итә. Шул уңайдан сайлаучыларны шатландырасым килә. „Бердәм Россия“ партиясе тырышлыгы белән, алдагы өч елга бюджетны раслаган вакытта сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне торак белән тәэмин итү өчен өстәмә рәвештә 7 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелде. Нәтиҗәдә, 10 меңнән артык кеше өч ел эчендә торак белән тәэмин ителәчәк», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100