news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә Яңа елны каршыларга әзерләнә

Яңа ел шәһәрчекләрен төзү өчен иллегә якын оешма җәлеп ителгән, эшләр башланган инде.

Бөгелмә  Яңа елны каршыларга әзерләнә
http://bugulma-tatarstan.ru

(Бөгелмә, 12 декабрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Татарстанда 2022 ел — цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Бөгелмә мэриясендә узган киңәшмәдә шәһәрнең баш архитекторы Артем Цокур шәһәрнең төп бәйрәмнәренең берсенә әзерлеге турында сөйләде.

Бөгелмәдә чыршы базарларын урнаштыру урыны билгеләнде. Алар барысы 10 булачак. Шулай ук аларның тышкы кыяфәтенә карата таләпләр билгеләнде.

Биналарның фасадлары һәм алар янәшәсендәге территорияләр объект милекчеләре тарафыннан бизәлә. Эшмәкәрләргә объектның фасадын гына түгел, якын-тирә территорияне дә бәйрәмчә бизәү мөһим.

Мәктәпләрдә шәһәрнең Яңа ел бизәлеше темасына рәсем дәресләре үткәрелде. Яңа ел шәһәрчеге идеясен формалаштыру өчен балаларның теләкләрен өйрәнделәр. Күп эшләр нигез итеп алынды.

Үзәк мәйданнан тыш, быел яшьләр сарае территориясендә икенче Яңа ел шәһәрчеге барлыкка киләчәк. Яңа ел чыршысы төп атрибут булачак. Шулай ук төсләр инсталляцияләре булачак һәм балалар лабиринтын төзекләндерү планлаштырыла һ.б.

Яңа ел шәһәрчекләрен төзү өчен иллегә якын оешма җәлеп ителгән, эшләр башланган инде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100