Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә машина йөртү таныклыгын 16 яшьтән бирергә рөхсәт итәчәкләр
Алты сәбәп буенча машина йөртүчеләргә кандидатны имтиханга кертмәскә мөмкиннәр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә машина йөртү таныклыгына имтиханны 16 яшьтән бирергә тәкъдим иттеләр. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының яңа административ регламенты проектында хәбәр ителә, дип хәбәр итә ТАСС.
«Имтихан тапшыруга һәм Россия машина йөртү таныклыгы алу өчен балигъ булмаган кандидатның вәкиле язма ризалыгын бирергә тиеш», — диелә проект текстында. Мондый язма ризалык 16-18 яшьлек затларга гына кирәк булачак.
Моннан тыш, алты сәбәп нигезендә машина йөртү таныклыгы бирелмәскә дә мөмкин. Әгәр моңа кадәр машина йөртү таныклыгы алынган булса, документлары дөрес төзелмәгән яки аларда дөрес булмаган мәгълүмат күрсәтелгән булса, дәүләт пошлинасы түләнмәгән булса, ул имтихан тапшыра алмый. Шулай ук ул укыган автомәктәпнең лицензиясе булмаса, кандидат машина йөртү таныклыгы ала алмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз