news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә авылларга күчүче төзүчеләргә 1 млн сум түләргә тәкъдим иттеләр

Дәүләт программасы «Авыл табибы» һәм «Авыл укытучысы» исемлеген тулыландырырга мөмкин.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә квалификацияле төзүчеләрне зур булмаган торак пунктларга күчүгә стимуллаштыра торган программа барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта RT хәбәр итә.

РФ Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллинга шундый инициатива белән Социаль тикшеренүләр һәм гражданлык инициативаларын үстерү институты директоры Максим Петунин мөрәҗәгать итте.

Белгеч фикеренчә, кече торак пунктларда төзүчеләр -табиблар, укытучылар кебек үк дефицит кадрлар. Шуңа күрә белгечләрнең бу өлкәдә эшләргә кызыксынуларын арттыру өчен «Авыл төзүчесе» программасын булдыру күздә тотыла. Ул «Авыл укытучысы» һәм «Авыл докторы» программалары кебек эшли алыр иде.

«Кече торак пунктка (50 меңнән артык кеше булмаган) күчү һәм җирле муниципаль төзелеш яки торак-коммуналь предприятиеләр белән озак сроклы хезмәт килешүе төзү шарты белән, күчерелә торган акча түләүгә дәгъва итә ала торган төзелеш белгечлекләре хезмәткәрләре өчен мондый программаны булдыруның максатка ярашлыгын бәяләвегезне сорыйм», — дип хәбәр ителә хатта.

Инде эшләп килүче «земство» программалары зур булмаган торак пунктларга күчүче гражданнарга 1 млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне күздә тота. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100