news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районының Камышлы авылында Ял паркы ачылды

Парк «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы буенча бирелгән грант акчаларына эшләнгән.

(Кукмара, 2 декабрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәләхетдинова). Кукмара районының Камышлы авылында Ял паркы ачылды. Бу хакта район газетасы яза.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге сәркатибе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Резидә Гаянова, район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов, Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәриповлар катнашты.

«2020 ел юбилейларга бай булды. Без аларның һәрберсен матур итеп уздырырга тырыштык. Пандемия булуга карамастан, күп кенә программалар эшләде һәм яңа объектлар сафка басты. Балалар һәм спорт мәйданчыклары ул һәркем өчен дә зур шатлык. Исән-сау булырга, сәламәтлекне сакларга, ял паркына килеп ял итәргә, спорт белән шөгыльләнергә язсын», — диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова.

Ял паркы клуб территориясенә урнашкан. Ул «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы буенча бирелгән грант акчаларына эшләнгән. Җирлек башлыгы Рөстәм Шәрипов сүзләренә караганда, ял паркы спорт һәм балалар зонасын үз эченә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100