news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы киләсе сезонга кадәр ябылды

Җиде ай эчендә 32 метр биеклектән шәһәрнең панорамалы күренешләре белән 80 мең кеше танышкан.

«Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы киләсе сезонга кадәр ябылды
Владимир Васильев

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы киләсе җәйге сезонга кадәр ябылды. Биредә соңгы 7 айда 80 меңнән артык кеше булган. Бу турыда Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел коронавирус пандемиясе аркасында мәйданчык гадәттәгедән бераз соңрак ачылды. Мәйданчык 27 майдан 30 ноябрьгә кадәр эшләде. 32 метр биеклектән шәһәрнең панорамалы күренешләре белән танышып була иде.

Бу җәйдә күзәтү мәйданчыгында истәлекле урыннарны җентекләп карау өчен бинокль куелган, йога һәм медитация буенча иртәнге дәресләр үткәрелде, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Касә түбәсендә күчмә радиостанция оештырылды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100