news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районыныда Яңа елга иң яхшы бизәлгән территория һәм мәйданчыклар билгеләнә

Җиңүчеләр ике номинациядә бүләкләнәчәк.

(Чирмешән, 2 декабрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районында «Яңа елга иң яхшы бизәлгән территория һәм мәйданчык» бәйгесенә старт бирелде, ул 25 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр дәвам итә. Аңа 2020 елның 20 декабреннән дә соңга калмыйча йомгак ясалачак. Бу хакта район газетасы яза.

Җиңүчеләр «Авыл җирлекләре арасында Яңа ел бәйрәменә иң яхшы бизәлгән мәйданчык»; «Район үзәгендәге оешмалар арасында Яңа ел бәйрәменә иң матур бизәлгән мәйданчык» номинацияләрендә бүләкләнәчәк.

Иң элек Яңа ел мәйданчыкларының оригинальлегенә, яңалыкка, ут белән бизәлешкә һәм сәнгати якын килү дәрәҗәсенә, кар сыннар, боз шәһәрчекләре булу-булмауга һәм башкаларга игътибар биреләчәк.

Җиңүчеләргә район башкарма комитетының Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100