news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда татар һәм рус телендә “Без” телеканалы эшли башлады

Хәзерге вакытта каналда концертлар, клиплар күрсәтелә, Яңа елдан соң тапшырулар тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”, Алинә Айдарова). Татарстанда BEZ-МЫ татар һәм рус телеканалы эшли башлады. Бу хакта телеканалның баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина хәбәр итте.

““Без” телеканалы 12 октябрьдән бирле эшли. Күп кенә каналларда эстрада җырлары гына яңгырый. Бездә эстрада да, классика да булачак. Фольклор җырлар да күрсәтеләчәк", - ди баш мөхәррир.

"Халык көйләре дә яңгыраячак. Спорт яңалыкларын да яктыртачакбыз, сәясәт тә булачак. Киләчәктә дини тапшырулар да төшерергә планлаштырабыз”, - ди Айгөл Нәбиуллина.

Телеканалны алты кеше оештырган. “Оештыручылар арасында мин, Дамир Дәүләтшин, Эдуард Үтәганов, Фәнил Вакказов һәм тагын ике кеше бар”, - диде баш мөхәррир.

“Без” телеканалын “Таттелеком” кабель операторындагы 128 каналда һәм “YouTube”тан карап була.

“Әле эшли генә башладык, шуңа күрә күпме кеше карый дигән сорауга төгәл җавап биреп булмый. Тапшырулар Яңа елдан соң эфирга чыгачак. Хәзерге көндә эфирда тәүлек дәвамында төрле концертлар, клиплар карап була”, - ди Айгөл Нәбиуллина.

Телеканалның редакциясе Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 1 йортта урнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100