news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һәм Рамзан Кадыйров Абу-Дабида «Формула-1» узышы финалында очрашты

Татарстан Президенты кабул итүче як чакыруы буенча ярышларның финал сериясен тамаша кылды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Рамзан Кадыйров Абу-Дабида «Формула-1» узышы финалында очрашты
twitter

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров Абу-Дабида «Формула-1» узышы финалында очрашты. Рөстәм Миңнеханов Twitter социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә коллегасы белән төшкән фотосын урнаштырган.

Татарстан Президенты кабул итүче як чакыруы буенча ярышларның финал сериясен тамаша кылды.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Абу-Дабида ТР Президентының берничә очрашуы планлаштырылган иде. Спорт ярышлары сөйләшүләр үткәрү һәм эшлекле элемтәләрне җайга салу урыны да булды, чөнки әлеге мәйданчыкта сәясәтчеләр, икътисадчылар һәм бизнес вәкилләре җыела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100