Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
9 декабрьдән Казаннан Уфага поездлар йөри башлаячак
Татарстаннан поездлар җөп көннәрдә, Башкортстаннан так көннәрдә китәчәк.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Казан белән Уфа арасында турыдан-туры поездлар 9 декабрьдән йөри башлаячак. Бу хакта Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча Дәүләт комитеты хәбәр итә.
«Башкортстан белән Татарстан арасында тимер юл элемтәсен яхшырту өчен, 2019 елның 9 декабреннән башлап, ике республика халкының ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатларында, Уфадан Казанга кадәр туры элемтә торгызылачак», - диелә хәбәрдә.
Уфадан пассажирларны так көннәрдә йөртәчәкләр. «Уфа – Казан» вагоннары Ульяновскига кадәр 347Й номерлы «Уфа – Санкт-Петербург» поезды составында йөриячәк. Анда аларны 125Й номерлы «Самара – Казан» поездына ялгаячаклар. Башкортстан башкаласыннан китү вакыты 11.57 сәгатькә билгеләнгән, Казанга 6 сәгать 20 минутта килеп җитәчәк. Юл озынлыгы 20 сәгать 23 минут тәшкил итә.
Казаннан поезд Мәскәү вакыты белән җөп көннәрдә 21 сәгать 20 минутта кузгалып китә. Татарстан башкаласыннан вагон 125Г «Казан – Самара» һәм 392У «Мәскәү – Чиләбе» поездлары составында узачак. Поезд Ульяновскида да булачак. Уфага пассажирлар 20 сәгать 29 минутта килеп җитәчәк. Юл вакыты 21 сәгать тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз