Әлмәттә атыш булган

Бер оешмага караган вахта автобусына ут ачканнар

 (Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Бу хәл Әлмәт шәһәрендә узган якшәмбе көнне булган.

Билгесез кешеләр Әлмәт үзәк район хастаханәсе янындарак бер оешмага караган вахта автобусына ут ачканнар. Фаразларга караганда, билгесез кешеләр пневматик коралдан аткан. Бәхеткә, бер кеше дә зыян күрмәгән. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре атучыларны эзәрлекли, дип вакыйганы сурәтли“Әлмәт таңнары” газетасы.