Чирмешән төбәгендәге авылда хат ташучы булып эшләргә теләүче юк

Халык газета-журналлар вакытында килмәүдән зарлана

 (Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Чирмешән районы Бәркәтә авылында хат ташучылар юк. Шуңа күрә биредә инде байтак вакыт газета-журналларны вакытында тарата алмыйлар. Бу хәлгә зарланып, халык җитәкчеләргә дә шикаятьләр белән мөрәҗәгать итә, дип проблемага игътибар юнәлтә Чирмешән җирле газетасы.